Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тупачлылар «Шахмат дөньясына» ныклап аяк бастылар

Ватаныбызны саклаучылар көненә багышланган, «БлагоДарение» хәйрия фонды президенты Фәрит Салихов призына оештырылган шахмат турнирыда 11 тупачлы көч сынашты.

(Рөстәм Хәкимҗанов, "Мензеля-информ")
Турнирны Тупач мәктәбе укучылыры үзләренең бәйрәм чыгышлары белән башлап җибәрделәр. 23нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән килгән кунакларны һәм мәктәпкә ярдәм итеп торучы "БлагоДарение" хәйрия фонды җитәкчесе Фәрит Салиховны котладылар. Котлауның иң күңелле өлеше булып, Фәрит Салихов ярдәме белән тектерелгән төрле милләт киемнәрен күрсәтү булды.
-Инде менә бүген Тупачка да чират җитте. Мондый ярышны башлаганбыз икән инде, әйдәгез аны традицион, ел саен үтә торган "Тупач оныклары" дип атыйк. Тупачта кемнәр туган, тупачлыларның оныклары, балалары, кызлары, кияүләре, кемнәре бар киләсе елга тагын чакырыгыз. Матурырак, киңерәк итеп, ел саен үтә торган ярыш итеп җибәрербез, сез каршы булмасагыз диеп,- турнирны оештыручы, "БлагоДарение" хәйрия фонды җитәкчесе Фәрит Салихов башлап җибәрде.
Беренче адымнарны атлап, тырышы-тырыша өлкәне дә, яше дә бик яхшы кәефләр белән өстәл артына утырдылар. Шахмат уйнавы читтән генә бик җиңел күренсә дә, уйнаучыларга җиңелләрдән булмады. Кемдер каушады, кемдер дулкынланып хаталар да җибәргәләде. 7 турдан булган ярышның баш хөкемдәре дә Азат Шагалиев бөтен кагыйдәләрне саклап чиста бәя биреп барды. Тур араларында тамаклары кибеп, алҗаган спортчыларны авыл волонтёрлары күрше бүлмәдә чәй белән сыйлап тордылар.
Нәтиҗәдә 1нче урынны Наил Яппаров яулады. " 2нче урында Динар Гинаятуллин. 3нче урында Илгиз Хуҗин. Иң өлкән һәм бик оста уен күрсәткән номинациядә- 84 яшьлек Фидаил Гайниев. Иң яшь һәм тырыш уйнаучы Айсылу Гайниева билгеләнеп үтте.
Бик кызыклы мизгелләрне безнең видеолардан һәм фотогалереядан карый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы