Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тыл ветераны Рәшидә Шәйхразиева 95 яшьлек юбилеен бәйрәм итә

Шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева юбиляр янында булып, район башлыгы Айдар Салаховның котлау открыткасын һәм бүләген тапшырды.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Рәшидә Шәйхразиева 1928 елда Яңа Иркәнәш авылында туа. Сугыш елларында 13 яшьлек кыз бала өлкәннәр белән беррәттән колхозда төрле эшләрне башкара. 1950 елда тормыш кора һәм гаиләсе белән яшәр өчен Әтрәкле авылына күченеп китә. Медпунктта санитарка, соңрак колхозда эшче булып хезмәт куя. Тормыш иптәше белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. 
Бүгенге көндә Рәшидә апа балаларында кадер-хөрмәттә яши. Аның 6 оныгы, 12 оныкчыгы бар. 

Тыл ветераны «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны исеменә лаек була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    В белоруси после 75 лет автоматическая надбавка пенсионерам,Второй раз после 80 лет. еще больше