Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Бикбау авыл җирлегендә гражданнар җыены узды

Тырышлык һәм бердәмлек матур яшәтә, перспективага эшләргә мөмкинлек бирә

Бикбау авыл җирлеге башлыгы Люзия Мардамшина 2025 елда башкарылган эшләр буенча хисап тотты, алдагы елларга планнар белән таныштырды.
Аның чыгышыннан күренгәнчә, җирлектә 376 хуҗалык исәпләнә, шуларның 146 сы — дача хуҗалыклары. Отчет елында бирлектә 79 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 15 савым сыер, 240 сарык һәм кәҗә, 7 ат, 870 кош-корт асраганнар. Субсидия алу буенча мал асраучыларга җирлек советы тарафыннан һәрдаим ярдәм күрсәтелеп бара. Шәхси эшмәкәрләр Илнур Вәлиев, Рөстәм Шәрифуллин үз юнәлешләре буенча уңышлы эшләп, җирлек яшәешенә лаеклы өлеш кертәләр. 

Читтә яшәүче якташлар, җирлек депутатлары да туган яклары белән араны өзмиләр. Авылларның социаль йөзен яхшыртуда да, тарихны мәңгеләштерүдә дә, төрле чаралар үткәрүдә дә, зиратларны чистартуда да кулга-кул тотышып эшлиләр. Районның     һәр авылында кебек, биредә дә махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм әзерләү буенча күмәк эш алып барыла. Үзара салым да җирлек өчен файдалы эшләр башкарырга мөмкинлек бирә. 

— Минем бигрәк тә үзара салым җыюда пропискада булмыйча авылда яшәүчеләрнең өлешен зур булуын билгеләп үтәсем килә, — дип искәртте Люзия Мардамшина.
Шулай бердәм эшләгәндә, алда торган бурычлар — юлларны төзекләндерүне дәвам итү, Куян авылында клуб бинасын рәсмиләштереп бетерү һ.б. — билгеле бер ритм белән хәл ителеп бетәр, дигән ышанычта җирлек халкы.

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов җирлек эшчәнлеген уңай бәяләде. Бикбау авылы җирлеге үсешенә өлеш керткәннәре өчен Лилия Закированы, Илгиз Закировны, Хәмзә Гыйләҗетдиновны Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте. 

Җыенга килүчеләр район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Муса Хәбибуллин, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Нияз Габдуллинның да чыгышларын зур игътибар белән тыңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев