Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Тырышып эшләгәч, бурыч тиз үтәлә

Бүген Минзәләгә керү юлына 220 чыршы үсентесе утыртылды.

(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)

Чокырлар алдан әзерләп куелгач- бу хезмәтне электр челтәрләре хезмәткәрләре башкарган, үсентеләр әзерләп куелгач- урманчылар үз питомникларыннан биргән, агач утыртырга килүчеләр күп булмаса да, эш гөрләп барды.

Марат Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе:

-Бүгенге акциядә катнашучы һәркемгә рәхмәт. Кичә мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Җиңү паркында исемле аллея утырттылар. Быел биш меңгә якын үсенте утыртырга исәплибез. Шуңа акция турында хәбәр иткәч, һәркем катнашырга тырышсын иде.

Чынлап та, агач утырту физик хезмәт кенә түгел, ә киләчәктә үзебез сулаган һаваның чисталыгын тәэмин итү. Якындагы трассадан машиналар йөреше күбәйгәндә , шәһәргә алар чыгарган зарарлы матдаләрдән аз гына фильтр булачак бу агачлар.

Агач утыртуга багышланган безнең видеоны да карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев