Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уңайлы һәм тагын да яхшырак булсын өчен тырышалар

Күпкатлы йортлар ишегалларындагы балалар мәйданчыкларын карап торуга Минзәлә Идарәче компания җаваплы.

(Минзәлә, 15 май, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина) Соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә күпкатлы йортлар территорияләрендәге балалар мәйданчыкларын карап тотуга, андагы уен элементларын ремонтлауга бәйле берничә мөрәҗәгать пәйда булды.

Роман Коротин,” Минзәлә Идарәче компания” ҖЧҖ директоры:

–Беренчесе –Изыскательләр урамындагы 3/15А йорты ишегалдындагы балалар мәйданчыгында атынгычны ремонтлау буенча шәһәребездә яшәүчедән кергән мөрәҗәгать. Биредә монтаж эшләре башкарылды, атынгычларның утыргычлары яңага алыштырыплды. Монтаж эшләрен Сергей Никитин һәм Сергей Васильев башкарды.

Изыскательләр урамындагы 2/6, 2/7 йорты янындагы балалар мәйданчыгы торышына килсәк, анда күтәрелгән мәсьәләләр буенча эш алып барабыз. Балалар мәйданчыгы җыештырып, чистартып алыначак. Биредә өч эскәмия бар, шулар янына чүп савытлары урнаштырылачак. Балалар мәйданчыгында этләрне йөртү тыела, дигән кисәтү тактасына килсәк, эт хуҗалары балалар мәйданчыкларында этләрен йөртмәсеннәр иде. Әлеге ишегалдын иске корылмалардан чистартасы бар. Алга таба балалар мәйданчыгы территориясе киңәйтелеп, әйләндереп алыначак. Шуннан соң “Безнең ишегалды” программасы кысаларында мәйданчыкны төзекләндерү эшләрен планлаштырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев