Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Участок сайлау комиссияләре әъзалары Россия Президенты сайлаулары хакында мәгълүмат белән таныштыра башлады

17 февральдән Минзәләдә участок сайлау комиссиясе әгъзалары Россия Федерациясе Президенты сайлаулары хакында мәгълүмат белән таныштыру өчен йортлар, фатирлар буенча йөри башладылар.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ) 

Садак бистәсендә яшәүчеләрне бу мөһим мәгълүмат белән Надежда Калинина һәм Ләйсән Лобанова таныштыра башладылар. 

Сайлау комиссиясе рәисе Надежда Калинина:

— Без йортларга кереп тормыйбыз. Биш минутлык әңгәмә эчендә без кешеләргә тавыш бирүнең барлык мөмкинлекләрен аңлатабыз. Сайлаулар хакында әңгәмә корабыз.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президентын сайлаулар сигезенче тапкыр үткәрелә инде. Быел сайлаулар 15, 16, 17 март көннәрендә үтәчәк.

Президент сайлауларында катнашачак кандидатларның фамилияләрен район газетасының киләсе санында укып белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев