Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Учакта әзерләнгән хәйрия ашы

Тирә-ягыбыздагы җылы карашка, игътибарга, матди ярдәмгә мохтаҗларга игелекле гамәлләр кылу безнең көндәлек тормышыбызның бер өлешенә әйләнсен иде.

(Флүрә Мусина, 7 декабрь, «Минзәлә-информ»)

Декабрь башы, традиция буенча, инвалидлар декадасы буларак, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына, безнең белән янәшәбездә яшәүче кешеләргә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Бу аларга тагын бер кат конкрет ярдәм күрсәтү, аларга ихлас кайгыртучанлык күрсәтү өчен тагын бер мөмкинлек. Минзәлә интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә дә аерым игътибар бирелә.

Нурһади Гыйльфанов, Минзәлә интернат-мәктәбе директоры:

– Декада кысаларында идарәче Марат Нуриев җитәкчелегендәге Яр Чаллы шәһәренең «Технотрон» ПТФК АҖ тарафыннан укучылар өчен хәйрия ашы оештырылды – балалар учак ягып пешерелгән пылау белән сыйландылар. Шулай ук балалар янына хөрмәтле кунаклар – отставкадагы Минзәлә район суды рәисе Рәшит Кашапов һәм «Олимп» спорт мәктәбе җитәкчесе Чулпан Харисова да килде.Кунаклар футбол туплары һәм теннис үзәгенә бару өчен абонементлар тапшырдылар, шулай ук балаларга шикәр мамыгы әзерләүне оештыруда ярдәм иттеләр. «Юбилейный» спорт комплексында безнең балалар су ярышларында катнаштылар һәм бассейнда коенудан, татлы бүләкләрдән зур канәгатьлек алдылар. Безнең мәктәптә тәрбияләнүчеләр су процедураларын бассейн директоры Рәмзил Бәдриевның игътибар күрсәтүе нәтиҗәсендә алалар. Балалар иҗат йорты җитәкчесе Светлана Киреева да «Йөрәктән йөрәккә»акциясе кысаларында канцтоварлар бүләк итте. Битараф булмаган, игелекле, ярдәмчел кешеләргә балаларыбызга кылган игелекләре, игътибарлы карашлары өчен рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев