Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Украинадагы вакыйгаларга карата минзәләлеләр дә битараф түгел

Украинадагы вакыйгалар битараф булмаган халык күңелендә хәвефле һәм шомлы хисләр уята. Күз алдыбызда миллионлаган кешеләрнең язмышы социаль тотрыксызлыкка һәм көч куллануга җәлеп ителә. Райондашларыбызның да шул төбәкләрдә яшәүче туган-тумачалары, бик якын туганнары, хәтта кайберәүләрнең әти-әниләре дә бар. Алар якын кешеләре өчен җан атып, борчылып яшиләр, алар белән гел аралашып торалар....

Украинадагы вакыйгалар битараф булмаган халык күңелендә хәвефле һәм шомлы хисләр уята. Күз алдыбызда миллионлаган кешеләрнең язмышы социаль тотрыксызлыкка һәм көч куллануга җәлеп ителә.

Райондашларыбызның да шул төбәкләрдә яшәүче туган-тумачалары, бик якын туганнары, хәтта кайберәүләрнең әти-әниләре дә бар. Алар якын кешеләре өчен җан атып, борчылып яшиләр, алар белән гел аралашып торалар.

Акцент. Халык арасына сораштыруга чыгып, андыйларны эзләп тапкач, билгеле сәбәпләр аркасында күпләр үз исемнәрен белгертергә теләмәделәр, әмма бик теләп үз фикерләрен әйттеләр. Берәүләр, әйе, булды Киевка якын торак пунктларда яшәгән туганнарга турыдан-туры куркыныч янаган чаклар, әмма җирле хакимият үзвакытында вәзгыятьне кулга алган, тәртип бозучыларны бик тиз озатканнар, диде. Икенчеләре мәйданда булган вакыйгаларда радикалларны гына гаепләү дөрес түгел, бирегә Янукович власте белән килешмәүчеләр, ялланган кешеләр чыкты, диде. Без алар өчен хафаланып, тәртип урнашканчыга кадәр бирегә кайтыгыз, дигән тәкъдимгә, туганнарыбыз йорт-җирне ташлап китеп, билгесезлеккә ничек китик дип җавапладылар, диде безнең белән аралашкан минзәләлеләр. Фикерләрегез өчен рәхмәт. Түбәндә кайбер райондашларыбызның фикерләрен тәкъдим итәбез:

Александра Клещевникова, район социаль яклау бүлегенең түләүләр буенча белгече:

-Иремнең сеңлесе Валентина Михайловна Харьковта яши. Көн саен аралашып торабыз. Әле кичә генә сөйләшеп алдык. "Бездә тыныч, балалар укуга, өлкәннәр эшкә йөри, пенсияләр вакытында түләнә. Дөрес, митинглар булды, аларда Россияне яклап чыгыш ясадылар. Административ бина өстендә Россия флагы эленеп тора", - диде ул.

Ратмир Борханов, судның башкаручы приставы:

Дустым Севастопольдә хезмәт итә. Ул хезмәт иткән корабльнең хәрби хәзерлектә торуын, хәрби укуларның еш булуын әйтте. Барысы да яхшы булсын иде, мин аның өчен борчылам.

Татьяна Мөхәммәдиева, пенсионер:

-Туганнарым Украинаның көньяк-көнбатышында, Винница өлкәсендә яши. "Барысы да нормада, шау-шу юк (бәлки авыл җирендә торгангадыр), диләр, хезмәт хакларын алдык, пенсияләрне дә биреп торалар" диләр. Әмма безнең күңелләр тыныч түгел, борчылабыз туганнарыбыз өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев