Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Укучылар һәм укытучылар иҗаты җыентыкка тупланды

Әдәби талантка ия яшь каләм осталарын барлауга юнәлтелгән “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең муниципаль этабы Минзәлә районы мәгариф бүлеге һәм “ТАТМЕДИА” АҖ “Минзәлә-информ” филиалы хезмәттәшлеге белән үткәрелде.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Әлеге бәйге районыбызда өметле яшь прозаиклар, шагыйрьләр һәм журналистлар барлыгын күрсәтте. Аларның иҗат җимешләрен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез, кадерле укучыларыбыз. Шулай ук әлеге җыентыкта укучыларының илһам чишмәсе башында торган укытучыларның да шигырьләрен бирәбез.

Нәсимә Шаһиева, Минзәлә районы мәгариф бүлегенең  милли мәгариф өчен җаваплы методисты:

 - Пандемия чорында укытучыларның киеренке эш белән шөгыльләнүен раслап тора бу җыентык. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе яшь язучылар бәйгесен үткәрүдә дә, аннан укучыларның иҗат җимешен бергә туплап чыгаруда актив катнаштылар. Үзләренең иҗатларын җыентыкка кертергә теләүчеләргә дә каршы килмәдек. Тәвәкәлләп алынып, үз сүзләрендә торган ТАТМЕДИА ның "Минзәлә-информ" иҗат коллективына без бик рәхмәтле. Киләчәктә дә проектларны бергәләп алып баруда катнашырлар дип ышанам.
Район газетасының иҗат коллективы әлеге җыентыкны газетага кушымта проекты кысаларында чыгарды. Брошюраны 40 тартма халыкка хезмәт күрсәтү үзәгеннән алырга була.
"Газета кушымтасы" дигән проект белән моңарчы Азат Мәрдәнның үләр алдыннан язылган шигырьләреннән һәм җырлары җыетыгы, музей хезмәткәре Альбина Бедареваның Екатерина күперенә багышланган тарихи язмасы да бар. Алар да сатуда бар.
40 тармага килегез
Барысын да күрегез.
Сатып алгач аларның кирәклеген
Үзегез дә сизәрсез!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев