Ун көннең җидесе – ял
1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 Май – Җиңү көне булу сәбәпле, бу айда безне өстәмә яллар көтә.
“Россия Хезмәт кодексы нигезендә, 1 һәм 9 Май бәйрәм көннәр булып тора. Бәйрәм ял көненә туры килгәндә, ял киләсе эш көненә күчерелә. Быел 1 Май якшәмбегә туры килә. Шуңа якшәмбе ялы 2 майга, дүшәмбегә күчә”, - диелгән Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Татарстан Президенты Указы буенча, 2 май- Ураза гаете дә бәйрәм көн булып тора. Әмма ул республика бәйрәме булганга, өстәмә ял бирелми.
Моңа кадәр, Россия Хөкүмәте карары нигезендә, 1 гыйнвар шимбә ялы – 3 майга(сишәмбе), 2 гыйнвар якшәмбе ялы 10 майга (сишәмбе) күчерелде. Димәк, 1-3 май һәм 7 май көннәре ял итәчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев