Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уңайлы яшәргә барысы да әзер, ә менә түләргә..

Җирле территорияләрне үстерүне финанслау яки халыкча әйткәндә, «үзара салым» программасы гражданнарның турыдан-туры катнашында безнең торак пунктларның йөзен яхшы якка үзгәртергә мөмкинлек бирә.

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

Уйланыйк әле, нәрсә яхшырак: калганнар шул исәптән үзара салым түләгәнгә барлыкка килгән уңайлыклардан файдаланган килеш тә, бернәрсә дә эшләнми дип зарлану яхшыракмы, яки, кече Ватаныбызның йөзен яхшыртуга үз өлешебезне кертү белән хәтта еллар узгач та горурланумы? Әлеге юлларның авторы әлеге мәсьәләне үзе өчен хәл итте инде.

Беренчедән, авылларда һәм шәһәрдә акчаның нинди мөһим мәсьәләне хәл итүгә юнәлтеләчәген үзләре хәл итә. Икенчедән, республика бюджетыннан алар җыйган һәр сумга шәһәрдә үзара салым буенча 3 сум, ә авылларда 4 сум өстәлә.

Узган 2022 елда гына шәһәрдә үзара салым буенча зур күләмдә эш башкарылды:

* Изыскательләр, Ленин, Чернышевский урамнарында яңа тротуарлар төзелде;

* “Нефтьчеләр" скверы территориясе төзекләндерелде;

* Ленин урамында декоратив урам яктырткычлары урнаштырылды;

* К.Маркс урамында (Ленин паркы каршында) һәм Гурьянов урамында (балалар поликлиникасы янында) яңа тукталыш павильоннары урнаштырылды;

* Минзәлә елгасы яр буенда һәм Мәктәп урамында архитектура композицияләре урнаштырылды.

Агымдагы, 2023 елга түбәндәге эшләр планлаштырыла:

* М. Җәлил, Октябрь, Люксембург, Изыскатель урамнары буенча тротуарлар чсау;

* Изыскательләр бистәсендә скейт-парк һәм памп-трек төзү;

* "Нефтчеләр" скверы территориясен төзекләндерү;

* Минзәлә елгасы яр буенда һәм М.Җәлил паркында архитектура композицияләрен  урнаштыру.

Авылларда да шулай ук зур эшләр башкарылды һәм планлаштырылган.

Йөргәндә аяк киеме пычранмау, урамнарның тәүлекнең караңгы вакытында яктыртылып торуы, бөтен гаилә белән ял итәргә яки үз хоббиең белән шөгыльләнергә урын булу –шәһәрне цивилизацияле дип санау өчен минималь җыелма. Районның торак пунктларын төзекләндерүгә үз өлешләрен кертергә теләүчеләрнең 20 мартка кадәр үзара салым түләргә вакыты бар. Шәһәр буенча биредә теркәлгән балигъ булган гражданнар түли торган үзара салым суммасы 500 сум тәшкил итә.

Түләүдән азат ителгән гражданнарның ташламалы категорияләре: Бөек Ватан сугышы ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары, 1 һәм 2 төркем инвалидлары, мобилизацияләнгән гражданнар һәм аларның гаилә әгъзалары, биш һәм аннан да күбрәк балалары булган күп балалы гаиләләр.

Шәһәрдә яшәүчеләргә үзара салым түләү өчен реквизитлар:

Получатель   –  УФК по Республике Татарстан  (МКУ «Финансово-бюджетная палата  Мензелинского муниципального района Республики Татарстан»)

ИНН 1628006334

КПП 162801001

р/сч  03100643000000011100

к/сч 40102810445370000079

БИК 019205400

ОТДЕЛЕНИЕ-НБ РЕСПУБЛИКА ТАТАРСТАН БАНКА РОССИИ//УФК по Республике Татарстан г. Казань

ОКТМО  92640101

КБК 991 117 1403 013 0000 150

Назначение платежа: Средства самообложения граждан города.

 

Түләүләр Ак Барс банк аша кабул ителә (калган банкларда комиссия алып калына).

Авылларда яшәүчеләргә үзара салым түләү буенча үзләренең авыл җирлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аларда да үзара салым түләүнең соңгы срогы – агымдагы елның 20 марты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев