Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урам бәйрәме ясаячакбыз, ди дәвеклелеләр

Дәвек авылының Татарстан урамында яшәүчеләрнең сөенечләре зур: урам юлына комлы-вак таш җәелде.

Флүрә Мусина, "Минзәлә-информ"

Әлеге урам юлы “Урам юлларын ремонтлау” республика программасы буенча ремонтланды.

Зөлфия Гәрәева, Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы:

–2019 елда үзара салым акчасына (482 мең сумга) Дәвек авылындагы Татарстан урамының бер өлешенә вак таш җәелгән иде. Калган өлеше юлсызлыктан интекте. Шушы көннәрдә 412 метр юлга вак таш җәелде. Юллы булдык, дип бик сөенә авыл халкы.

Тәнзилә Талипова, укытучы, Фәния Гәрәева, хезмәт ветераны:

– Әлеге урамда нигездә пенсионерлар яши. Моннан өч ел элек үзара салым акчасына урамга вак таш салына башлады, әмма ул тулысынча башкарып чыгарга җитмәде. Эш тукталып калды. Бик борчылдык. Шуннан соң район җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттек. Безгә әлеге юл дәүләт программасына кертеләчәк,дип вәгъдә иттеләр, мөрәҗәгатебезгә язмача җавап яздылар. Быел безнең юлыбыз программага кертелеп, юлга вак таш җәелде. Урамга юл салынса, шушы уңайдан урам бәйрәме ясаячакбыз, дип әйткән идек. Әлеге хыялыбызны тормышка ашырырбыз, дип уйлыйбыз. Әлеге юл өчен район җитәкчелегенә, авыл җирлеге башлыгына, юл төзүчеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев