Урман хуҗалыгы министры урынбасары Минзәләдә киңәшмә үткәрде
Төп бурыч — алдагы янгын куркынычы сезонына әзерләнү
Минзәлә районына эшлекле визит белән Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гумеров килде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов белән берлектә Минзәлә урманчылыгы һәм Минзәлә урман хуҗалыгы коллективлары, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә үткәрде.
Минзәлә урманчылыгы җитәкчесе — лесничие Айрат Мингазов, Минзәлә урман хуҗалыгы директоры Айдар Халиуллин әлеге дәүләт казна учреждениеләре тарафыннан 2025 елда башкарылган эшләр һәм агымдагы 2026 елга планнар буенча чыгыш ясадылар, барлык төп күрсәткечләр буенча мәгълүмат җиткерделәр.
Минзәлә урман хуҗалыгы профсоюз оешмасы җитәкчесе Венера Фастеева 2025 елда коллектив килешүләрне башкару, 2026 елга төзү яки пролонгацияләү мәсьәләсе буенча чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гумеров үз чыгышында урман тармагы алдында ил, республика җитәкчелеге тарафынннан куелган бурычларга тукталды.
— «Экологик иминлек» милли проекты «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында эшчәнлегебезнең төп индикаторларының берсе булып урманнарда янгын мәйданнарын киметү тора, — дип искәртте ул.
Шулай ук министр урынбасары кадрлар белән тәэмин ителеш, техник коралланыш, тармак алдында торган бурычларны хәл итүдә район җитәкчелеге, авыл җирлекләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә дә тукталды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов урман хуҗалыгына, урманчылыкка махсус хәрби операциядә катнашучыларга агач материаллар әзерләп җибәрүдә, ил сакчыларныңы гаиләләрен утын белән тәэмин итүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте. Шулай ук кышкы чорда карлы бураннарның тискәре тәэсирен булдырмау максатыннан шәһәр өчен урман саклау полослары булдыру мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте.
Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы системасында намуслы хезмәтләре өче Урман хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәте белән Энҗе Сираева, Диларис Зиннуров билгеләп үтелделәр. Ә Илгиз Газизов һәм Наил Ибраһимов махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ягулык өчен утын белән ярдәм итүгә керткән өлешләре Минзәлә районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев