Уртак көч белән бергә
Үзара салымга карата шәһәребездә яшәүчеләрнең фикерләре.
Үзара салымга карата шәһәребездә яшәүчеләрнең фикерләре.
Валентина Упаева:
– Җиңү паркы – шәһәребездәге һәм районыбыздагы борынгы паркларның берсе, аның төзелүенә 50 ел. Без шушы парк каршындагы күпкатлы йортта яшибез. Шуңа күрә андагы үзгәрешләрне дә, үткәрелүче чараларны да күреп-белеп торам. Әлеге парк балаларның, яшьләрнең һәм өлкәннәрнең яраткан урынына әверелде. Биредә күп төрле чаралар үткәрелә. Паркның үзәгендә җиңүче-сугышчыга куелган һәйкәл торса, паркка керү өлешендә Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройлары бюстларыннан торган үзәк аллея паркка килүчеләрнең игътибарын җәлеп итә. Узган елгы үзара салымга әлеге бюстлар реставрацияләнде һәм табличкалары ремонтланды, буялды, моннан тыш тротуарлар ремонтланды, гранит стенд яңартылды, архитектур яктырткыч (подсветка) урнаштырылды. Башкарылган эшләрне күреп торгач, быел да үзара салымны февраль аенда ук түләп куйдым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев