Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урыс авыл җирлегендә чираттагы хәйрия концерты узды

Узган атнада тәүге концерт Гөлек авылында үтте



Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
- 24 нче декабрьдә Тулбай авылында "Ярдәм янәшә/Помощь рядом" акциясе нигезендә "Йөрәктән йөрәккә" исеме астында  хәйрия концерты узды. "ГӨРЛӘВЕКЛӘР" дружинасы активистлары, укытучылар, хезмәткәрләр, "Карлыгач" балалар бакчасы коллективы,  ата-аналар комитеты катнашындагы концертны тамашачылар алкышларга күмде. Концерттан кергән 33550 сум  өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган егетләргә кирәк- ярак алырга тотылачак, - дип хәбәр итте концертларны оештыручы Р. Закиров исемендәге Урыс төп мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Светлана Сабирова.
Шушы ук мәктәпне тәмамлаган  Ильмир Сабиров мобилизацияләнгән авылдашларының  гаиләләренә Кыш бабай күчтәнәчләрен әзерләде.Егетләрнең әниләренә яулыкларны Тулбай кызы эшмәкәр Алмазия Ясәвиева, балаларга Урыс авыл җирлеге җитәкчесе Ильмира Аксюкова тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев