Урыс авыл җирлегендә өмәләр сезонын ачтылар
1 апрельдән санитар-эпидемиологик икеайлык башланды
Әлеге икеайлык кысаларында Урыс авыл җирлегендә территорияне генераль җыештыру буенча беренче өмәне үткәрделәр.
— Өмәдә битараф булмаган бюджет оешмалары: авыл китапханәләре, мәдәният йортлары, мәктәп хезмәткәрләре катнаштылар. Бу әле тирә-якны чистартуга быел беренче генә тапкыр чыгуыбыз. Алга таба да өмәләрне даими рәвештә үткәреп торырга планлаштырабыз, — дип хәбәр итте Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев