Урыс авылы җирлеге делегациясе Салисә Гәрәевада кунакта булды
Легендар шагыйрәгә 6 ноябрьдә 84 яшь тула
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Урыс авыл җирлеге делегациясе бүгенге көндә Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче танылган шагыйрә, журналист Салисә Гәрәевада кунакта булды.
6 ноябрьдә шушы җирлеккә караган Тулбай авылында дөньяга килгән шагыйрәгә 84 яшь тула.
Шул уңайдан авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова, Тулбай авылы китапханәчесе Илсөяр Билалова, Тулбай авылы клубы мөдире Нәзирә Сайранова, ветеран китапханәче Гөлсинә Билалова, Салисә Гәрәеваның 40 тан артык шигырен яттан белүче, шигырьләрен яратып сөйләүче Зөлфирә Гәрәева якташларын якынлашып килүче туган көне белән котладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев