Урыс авылы җирлеге вәкилләре Салисә Гәрәеваны 8 март белән котладылар
Районыбызның легендар шагыйрәсе тумышы белән әлеге җирлеккә караган Тулбай авылыннан.
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Урыс авыл җирлеге вәкилләре бүгенге көндә Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында көн күрүче Салисә Гәрәевада булып, аны 8 март белән котладылар.
Нәзирә Сәйранова, Тулбай авылы клубы мөдире:
- Салисә апабыз безне: Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова, клуб мөдире Нәзирә Сәйранова, китапханәче Илсөяр Билалова, Зөлфирә Гәрәеваны яхшы кәеф белән каршы алды.Картлар йортында җитәкче кызлар кызлар шулкадәр игътибарлы һәм йомшак күңел белән аралаштылар, авылдашыбыз өчен бик сөенеп кайттык. Зөлфирә Гәрәева шагыйрәгә үзенең шигырьләрен яттан сөйләп күрсәтте. Салисә апа сөенеп, шатлыктан кайчак күзләрен яшьләндереп, бирелеп тыңлады. Матур букетларын ул бик ярата икән, авылдашларын, авылны да бик сагына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев