Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Урыс авылында мобилизацияләнүчеләр өчен өй токмачы бастылар

Авыл халкы #йөрәктәнйөрәккә# акциясендә теләп катнаша

Р.Закиров исемендәге Урыс төп гомуми белем мәктәбе укытучылары, хезмәткәрләре, ата-аналары ,"Карлыгач" балалар бакчасы коллективы, китапханәчеләр #йөрәктәнйөрәккә# акциясен дәвам итеп 160 йомыркага өй токмачы басып мобилизацияләнгән егетләргә гуманитар ярдәм әзерләделәр.

Светлана Сабирова, Р.Закиров исемендәге Урыс төп гомуми белем мәктәбенең оештыручы тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:

- Иң тәмле ризыгыбыз - чәк-чәкне дә пешерделәр алар.Әлбәттә, чәк-чәкне һәркем пешерә алмый.Аны пешерү осталыгын 10 ел мәктәп коллективында педагог- оештыручы булып эшләгән , хәзерге көндә Дәвек мәдәният йорты җитәкчесе Альбина Шайхетдинова өйрәтте.Акциябез спонсоры Урыс мәктәбен тәмамлаган укучыбыз, хәзерге көндә ерак юлларда йөрүче егетебез Ленар Сабиров булды. Бу изге эшләрдән беркем дә читтә калмый. Тулбай, Гөлек, Урыс, Дәвек авылларында уңган әни- апалар безнең изге эшебезгә кушылып өйләрендә токмач басып, чәк-чәк пешерделәр. Йомыркасын, балын,туң маен күтәреп- җибәреп безне шатландырдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев