Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урыс авылында яшәүче Сабира Ганиеваны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Тыл ветеранының бөтен гомер юлы колхоз файдасына намуслы хезмәткә багышланган

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәлә районы Урыс авылында яшәүче Сабира Гимай кызы  шушы ук районның Тупач авылында 1932 елның 4 февралендә дөньяга килә. Бик кечкенә чакта ук ятим кала, әнисе вафат була.10 яшьтә колхозда яшелчәдә эшли башлый. 1952 елда Пермь өлкәсендә, Куйбышев өлкәсендә урман кисәргә җибәрелә.

 1958 елда Урыс авылыннан Фәим Ганиевка кияүгә чыга, биредә лаеклы ялга чыкканчы колхозда терлекчелек өлкәсендә эшли. Ике ул үстергәннәр. Бүгенге көндә Фәим абый белән бергә яшәп яталар. Уллары, киленнәре, оныклары кайтып булышып торалар.

Сабира ханымны күркәм юбилее белән котларга Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова, сәркатип Алсу Зияева килделәр. Алар юбилярны Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов исеменнән котладылар, РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев