Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Урыс җирлеге инвестицияләр җәлеп итү буенча район лидеры

2020 елда Урыс авыл җирлеге ндә төрле программалар аша 90 миллион сумлык төзелеш һәм төзекләндерү эшләре башкарылган.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ). Бу хакта Урыс авыл җирлеге башлыгы Фазыл Мәүлин әйтте. Бүген җыеннарның соңгылары - Тауасты Байлар һәм Урыс җирлекләрендә үтте. Халык белән очрашуларда район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев районда үткән елда башкарылган эшләр турында сөйләгәндә, өч миллиард сумлык инвестиция керүе хакында әйтте. Тауасты Байлар авылы җирлеге башлыгы Зөлфия Гараева үз чыгышында яңа Генераль план нигезендә Байлар авылы тагын йөздән артык йорт салу мөмкин булачак. Очрашуларда тагын ниләр хакында сүз баруы хакында район газетасы битләрендә укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев