Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уҗымнар өметле күренә, Степановка комплексында монтаж эшләре төгәлләнү алдында, таналар да бозаулый башлады

Ни генә дисәң дә, үз күзләрең белән күреп кайткач, урыннардагы хәлне төптәнрәк аңлыйсың

(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)

Менә шуңа да, һава шартларына игътибар итмичә, район башлыгы Айдар Салахов авыллар һәм андагы хуҗалык эшләре, хезмәт ияләре көнкүреше белән атна саен танышып йөри.

Авыл хуҗалыгында, иң беренче чиратта игътибар- чәчүлекләрнең торышына. Нигездә алар кышка ныгып керәләр, чөнки барлык хуҗалыклар да тиешле агротехник чараларны үткәргәннәр. Без булган биш басуның үземчә рейтингын чыгардым. Хәзергә әйтмим. Алла теләсә, урып- җыю чорында аларның уңдырышлылыгын хәбәр итәрмен. Кем әйтмешли, прогноз туры килерме?!

Айдар Салахов:

-Агрономнарга гел әйтеп киләбез, район җирләре известь кертергә мохтаҗ.Күпме генә ашласаң да ачы җирнең уңышы барыбер түбән була.
Авыл җирлекләре белән аралашканда иң беренче сорау социаль объектларда җылылык җибәрелү булды. Проблема юк диделәр. Урам яктырткычларыннан нәтиҗәле файдалану хакында да сүз барды.

«Мензелинские зори» чөгендерне алуны дәвам итә. Степановкадагы коплекста ярдәмче биналарда монтажлау эшләре бара. Хуҗаларны сөендереп, таналар бозаулый башлаган. Бу комплекс район сөт саву күрсәткечләрен арттыру белән беррәттән, киләсе елдан "Август"ның Минзәләдәге бүлекчәсен мөстәкыйль структурага әйләндерәчәк. Димәк, өстәмә эш урыннары барлыкка киләчәк. Әлегә терлекчеләр Сарманнан да килеп эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев