Үзәк китапханә хезмәткәрләре Муса Җәлил исемендәге паркта «Яңа ел маҗаралары» исемле күңелле стартлар үткәрделәр
Чара «Татарстанда кыш» республика проекты кысаларында узды.
Балалар җитезлек, чыдамлык, тизлек һәм команда рухын үстерүче барлык эстафеталарда да актив катнаштылар. Ярышлар башланыр алдыннан балалар 2 командага бүленделәр. Алар туплы хоккей да уйнадылар, чаңгыда да узышталыр, агач атка да атланып чаптылар, чанада бер-берсен тарттылар, йөгерделәр, биеделәр, чырышы тирәли әйлән-бәйлән әйләнделәр.

Бәйрәм дәвамында Яңа ел музыкасы яңгырады. Барысы да бик тырыштылар һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар. Әлбәттә, дуслык җиңде! Чара ахырында балалар яталаган шигырьләрен сөйләп, Кыш бабайдан баллы күчтәнәч алдылар.

Дифиза Нуриева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев