Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Вакцина бар: чирләмим дисәгез, чиратка басыгыз

Алдагы атнада Россия Президенты Владимир Путин илдә массакүләм вакцинацияләүне башларга тәкъдим итте.



(Илдус Шаһиев,Минзәлә-информ)
Минзәләгә ике компонентлы 140 данә  вакцина кайткан.Әлегә беренче тапкыр 85 кеше кадаткан,нигездә табиблар һәм 65 яшьтән өлкәннәр кадаткан.Егерме кешегә 21 көннән соң вакцинаның икенче өлешен дә кадаганнар инде.18 яшь тулмаганнарга, хроник ,йогышлы авырулар кискенләшкәндә участок терапевтыннан рөхсәт булмаучыларга вакцинация тыела.Шуңа поликлиникага килеп,рөхсәт алганнан соң исемлеккә языласың.Биш кеше булуга, шул ук көнне кадатырга була.Биш кеше җыелганчы көтәргә дә тулы килергә мөмкин.
Наил Асадуллин,хастаханәнең баш табиб урынбасары:
-Ковидка каршы күмәк иммунитет булдырмый торып, куркыныч чирне җиңеп булмаячак.Шуңа ,авыру аяктан екканчы вакцинацияне табиблар гына түгел, педагоглар,социаль, коммуналь хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр дә ясатырга тиешләр.60 яшьтән өлкәннәр,  үзизоляциядә ятасылары килмәсә,чиратка язылырга тиешләр.Моңарчы ясатучылар арасында өзлегүчеләр юк.Вакцина ясату бушлай.Иммунитет тикшереп тормыйбыз.Беренсесен ясаткач битлек киеп йөрүгә аеруча җаваплы карарга,  җәмәгать урыннарында йөрмәскә,өшемәскә киңәш итәм!
Чыннан да,антитәнчекләр буенча сораулар туа.Прививка күмәк рәвештә ясалганлыктан ,бу процедура гадиләштерелә,вакцина иммунитетны ныгытачак бит инде.Вакцина иммунитетны ике елга формалаштырыр , дип уйлый белгечләр.
Коронавирустан күмәк иммунитет барлыкка килсен өчен, республика халкының 60 проценты вакцина ясатырга тиеш.Шуңа да алда нинди әһәмиятле массакүләм кампания торуын һәркем аңласын иде.Яшәү өчен көрәшү дип аңларга кирәк вакцинацияләүне!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев