Вакыт капсуласы: күп еллардан соң Советлар Союзы Герое туган ягына кайтты
Шәһәребезнең Җиңү паркында генерал Гордов күмелгән зираттан җир белән капсула герой бюсты астына җирләнде.
(5 ноябрь, Минзәлә, "Минзәлә-информ", Чулпан Шафикова). Советлар Союзы Герое, генерал-полковник Гордов Василий Николаевичның Геройлар аллеясындагы бюсты астына, Мәскәүнең “Донское” зиратыннан алып кайтылган җир салынды. Капсуланы район хәрби комиссары Сергей Владимиров һәм район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев салды. Әлеге чарада “Юнармия”егетләре һәм кызлары, шәһәрнең Казан Изге Анасы чиркәве рухание Евгений Лазарев һәм оешма җитәкчеләре катнашты.
«Без һәрвакыт Ватанны саклаучыларның батырлыгы, фидакарьлекләре, Ватаныбызга карата тугрылыклары һәм мәхәббәтләре турында истә тотачакбыз. Алар турындагы хәтерне һәрвакыт мәңгеләштерәчәкбез."- дип билгеләп үтте Наил Хисамбиев.
"Генерал Гордов күмелгән урыннан җирнең тарихи Ватанга кайтуы бик куанычлы. Безнең кечкенә район илебез эшенә зур өлеш кертте. Минзәлә районыннан генерал-полковник Гордов-Советлар Союзы Герое, медицина хезмәте генерал-лейтенанты – Шамов, генерал-майор – Иванов, шундый зур хәрби башлыклардан тыш, бездә тагын 4 Советлар Союзы Герое бар. 2 Дан ордены тулы кавалеры. Безнең балалар киләчәктә үз Ватанының чын патриотлары булырга ярдәм итәчәк үрнәкләрдә үсәргә тиеш", - диде район хәрби комиссары Сергей Владимиров һәм истәлекле язмалар белән ике журналны, туган якны өйрәнү музеена тапшырды.
Дон зираты җиренең бер өлеше шулай ук Минзәлә районының Матвеевка авылына кайтарылачак.
2020 елның августында хәрби комиссар җитәкчелегендәге район делегациясе Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрен үткәрүдә катнашты. Нәкъ менә шул вакытта Минзәлә районына генерал Гордов күмелгән урыннан җирне тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев