Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Вәлиев, Самматов һәм Юнзельны Актанышта бүләкләделәр

Рәмзил Бәдриев үзенең көрәшчеләренең 12 сәгатьлек сәфәре нәтиҗәләре белән таныштырды

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Актанышта РСФСР спорт мастеры Илфат Әнвәров истәлегенә көрәш буенча республика турниры узды. Ярышларда Минзәлә данын «Юбилейный» спорт мәктәбенең «Минзәлә батыры» көрәш залының 19 тәрбияләнүчесе яклады.

— Иртәнге 7.00 дә чыгып киткән идек. Кичке 19.00 дә генә кайтып кердек. Рузил Вәлиев 70 кг га хәтле 2, Айнур Самматов һәм Егор Юнзель — 70 кг дан югары авырлык үлчәмендә 2 һәм 3 нче урыннар алдылар, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информга» көрәшчеләрнең тренеры Рәмзил Бәдриев.

Турнирда барлыгы 174 спортчы (Татарстанның 7, Башкортостанның 2 районыннан) катнашты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев