Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Васил Шайхразыев: “Минзәләдә эшли белә торган кешеләр яши”

Минзәлә районы советы сессиясе узды

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

Сессияне Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов, ТР Премьер-урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев алып бардылар.

Төп доклад – “Минзәлә районының 2021 елда социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында”  - белән район башлыгы Айдар Салахов чыгыш ясады. Әлеге докладны газетабызның алдагы саннарында тәкъдим итәчәкбез.

Әлбәттә, районның үсешен яшь буынны тәрбияләүдән башка күз алдына китереп булмый.  Балаларны кечкенә яшьтән үк комплекслы тәрбияләү буенча тәҗрибә белән “Шатлык” балалар бакчасы мөдире Надежда Калинина уртаклашты.

Аның чыгышын шәрехләп, район башлыгы Айдар Салахов:

 - Бүген сессиядә полилингваль белем бирү, цифрлы технологияләр нигезләрен үзләштерү, физик тәрбия һ.б 11 юнәлешне үз эченә алган “СТРЕМЛЕНИЕ В БУДУЩЕЕ – КИЛӘЧӘККӘ ОМТЫЛЫШ” программасын раслыйбыз. Ул 3 елга кабул ителә. Аның буенча эшчәнлек балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә 11 сыйныфка кадәр кулланылачак, - диде.

Районда яшьләр сәясәтен тормышка ашыру турында “Ялкын” яшьләр үзәге директоры Ирина Михайлова чыгыш ясады.

Коноваловка авыл җирлеге эшчәнлеге белән җирлек башлыгы Сәрия Билалова таныштырды. Биредә узган ел гына мәктәпкә капиталь ремонт ясалса, быел милли проект нигезендә яңа мәдәният йорты калкып чыкты. Инвестор “Кама беконы” ның мегафермасы тулы көчкә эшли башлау җирлекнең генә түгел, гомумән, районның социаль-икътисадый үсешенә уңай йогынты ясавы искәртелде.

Район мәдәният сарае директоры, районда халыклар ассамблеясы вәкиллеге җитәкчесе Гөлчәчәк Габдрахманова районда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында башкарылган эшләр белән таныштырды.

- Районыбызда 13 милләт вәкиле яши, татар, рус, мари, чуаш, керәшен һәм әрмән милли-мәдәни берләшмәләре, хутор казаклары җәмгыяте эшчәнлек алып бара. Шуларга өстәп, әзербайҗан, таҗик, үзбәк милли-мәдәни берләшмәләре оештыру буенча эш алып барабыз, - диде.

Сессиягә йомгакны Васил Шәйхразыев ясады

- Минзәләдә эшли белүче, үз эшен күрсәтә белүче халык яши. Республика районнары арасында демография, шәхси затларның керемнәрен үстерү һ.б. юнәлешләр буенча рейтингларда күрсәткечләрне яхшырту өстендә эшне тагын активрак алып бару мөһим, - диде.

 Шул ук вакытта вице-премьер үз чыгышында ассызыклаганча, районда эшмәкәрлек рухы ныклы, иң куандырганы, алар цифрлы технологияләр, интернет-мөмкинлекләрен дә уңышлы кулланалар. Интернет –коммерцияне (e-commerce) районыбызның 102 эшмәкәре үз иткән, әлеге рейтингата без респбулика буенча 8 урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев