Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Васил Шәйхразиев Хуҗәмәт РМЗ коллективы белән очрашты

Әлеге заводта 30 лап төр авыл хуҗалыгы техникасы җитештерелә.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Минзәлә районына эшлекле визитын Хуҗәмәт авылындагы ремонт-механика  заводы эшчәнлеге белән танышудан башлады.

- Коронавирус куркынычы таралуы куркынычы да эшегезгә комачаулык тудырмавы бик уңай күренеш. Хуҗәмәттә завод булу – димәк биредә эш урыннары, хезмәт хаклары һәм шул исәптән җирлек бюджетына да салым кертемнәре дигән сүз, -дип билгеләп үтте вице-премьер.

Биредә ул Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов һәм заводның баш инженеры Рамил Гәрәев белән берлектә биредәге эш шартлары, технологик процесс һәм җитештерелүче продукция төрләре белән танышты. Продукциянең илебезнең кайсы регионнарында сатылуы, чит илгә экспортка чыгуы белән дә кызыксынды.

Заводның хезмәт коллективы белән очрашуда Айдар Салахов һәм Васил Шәйхразиев районда һәм республикада башкарылучы дәүләт программалары белән таныштырдылар.

- Уракны 197 мең тонна тулаем ашлык җыеп тәмамлаганбыз икән, әлеге моңарчы күрелмәгән нәтиҗәгә ирешебүездә сезнең дә өлешегез бар, чөнки сездә җитештерелгән орлык чистарткычларның сыйфатлы хезмәте уңышны да 10-15% ка арттыра, –дип билгеләп үтте Айдар Салахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев