Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ветераннар советы өлкәннәрен тәбрик иттеләр

Бүген район башлыгы Айдар Салахов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев Мәдәни мирас йортында булып, Ветераннар советына йөрүче өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрик иттеләр.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Бәйрәм чарасын  гармунчыларның инструменталь ансамбле ачып җибәрде. "Азат Кыямович бүләк иткән гармун моңы бар бинага яңгырап тора" дип сүзен башлады район башлыгы Айдар Салахов. Искәртеп үтәбез, узган ел депутат ветераннар хорына юбилейлары уңаеннан гармун бүләк иткән иде.

Бу юлы да җитәкчеләр өлкәннәр янына буш кул белән килмәде. Матур теләкләр әйттеп, Өлкәннәр көне белән котладылар һәм баллы күчтәнәчләр, аптечка бүләк иттеләр. Район мәдәният сарае хезмәткәрләре исә залда утыручы өлкәннәргә үзләренең иң матур җырларын башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев