Ветеранны да котладылар, һәлак булганнарны да искә алдылар
Бүген Аю авылы җирлегендә бердәнбер сугыш ветераны Хәсән Гатауллин яши.
Аю авылы җирлеге башлыгы Айрат Галимов һәм район хааимияте вәкилләре булып килгән Илфар Халиков һәм Рәсим Габдрахманов аны район башлыгы Айдар Салахов исеменнән котлап, Россия һәм Татарстан Президентларының Котлау хатларын, бүләк тапшырдылар. Аннан мәктәп коллективы белән бергәләп сугышта һәлак булучылар, сугыштан кайткач вафат булучылар исемлеге куелган стеллага гирлянда куйдылар. Ветеранны һәм туганнарын хөрмәтләп чәй өстәле артында гапләшеп алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев