Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Водозаборны тагын үзгәрешләр көтә

Алдагы елларда Водозаборда барган капиталь ремонтның беренче, икенче этабы хакында без даими язып тордык.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ

Бу эшләрдән соң суның чисталыгы барлык параметрлар буенча яхшырды.Техник коралланышы көчәйде. Бина эчендәге җиһазлар, чистарту элементлары яңартылды.Фильтрлау ягына куелган кагулянт җиде ел буе суга файдалы элементлар биреп торачак. Безне су белән тәэмин итүчеләрне күптәннән килгән бер генә проблема борчый хәзер.Суның катылыгы (жесткость) стандартларга туры килми. 2023 елда бу проблема да хәл ителергә мөмкин.Бу өлкәдә Коммуналь хезмәтләр оешмасы җитәкчелеге максатчан эш алып бара.Районга капиталь ремонтның өченче чиратын проектлау буенча белгечләр килде.Өченче этапның төп фишкасы- водозаборга суны яр буеннан түгел, елга агымы булган урынга хәтле труба сузып, без эчә торган суның йомшаклыгын тәэмин итү. Билгеле инде, техник яңартылыш кына түгел, су чистарту технологиясе дә камилләшәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев