Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Волонтерлар бер генә мөрәҗәгатьне дә җавапсыз калдырмыйлар

Минзәлә районында ВЕСТА яшьләр үзәге базасында оешкан волонтерлар хәрәкәте 65 яшь өлкәнрәк кешеләрнең һәр мөрәҗәгатенә тиз арада хезмәт күрсәтеп җавап бирә.

Минзәлә районында ВЕСТА яшьләр үзәге базасында оешкан волонтерлар хәрәкәте 65 яшь өлкәнрәк кешеләрнең һәр мөрәҗәгатенә тиз арада хезмәт күрсәтеп җавап бирә.
(8 апрель, Илдус Шаһиев ,Минзәлә-информ)
-Бүгенге көндә безнең волонтерлар саны 16 га җитте.Без һәр мөрәҗәгатьне теркәп барабыз.Телефоннан безнең белән аралашыр,сораулар бирүчеләр дә бар ,диде безгә Веста җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Юзманова,
Волонтерлар заказ үтәү өчен шәхси машиналарыннан файдаланалар.Волонтерлар сафына шәһәребезнең изге күңелле гражданнары да баса икән.
Бер кибетче сөйләп торды.Күрше әбисе лимон алырга җибәргәч
күрше егете алып кайтып бирә.Лимонның бәясе шулай зур суммага артуын белмәгән әби лимонны кире китертә.Егет башка кибетләрдә таба алмагач,әби гафу үтенергә кушып шушы ук кибеттән лимонны сатып ала.
Әйе ,бер шарлатан лимон белән имбирь короновирустан дәва дигәч,кеше кибетләргә ябырылды..Бездә лимонның 100 грамы 40 сумнан артык,имбирь бөтенләй юк.Медицина маскалары белән дә шулай..Күптапкыр кулланып була дип..перекуплар Минзәләдә тегелгән маска өчен 300 сум сорыйлар..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев