Воровский бистәсендәге музейга баян бүләк иттеләр
Әфган сугышында һәлак булган Дамир Латыйпов гаиләсе туган авылларындагы музейга ул уйнаган баянны бүләк иттеләр.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
— Инструмент әйбәт хәлдә, мәдәният йортында үткән чараларда рәхәтләнеп уйнагыз, дигән теләкләрен дә җиткерделәр.
Әлфия Латыйпова, Воровский җирлеге башлыгы:
— Үзешчәннәр сафында актив катнашканы өчен Дамирга бу баянны сугышка киткәнче район җитәкчелеге бүләк иткән булган. Батырларча һәлак булган егетнең уен коралы музейның бик кадерле экспонаты булачак хәзер.
Дамирның әнисе Икълимә ханым, сеңлесе Дамира, аның балалары Рәмис һәм Регина бүген Дамирның каберенә һәм җирлектәге мемориалга чәчәкләр салдылар.
Авыл җирлеге башлыгы Әлфия Латыйпова аларга җирлектә оештырылган музей, сугышчы-интернационалистлар истәлегенә ачылган мемориалның салыну тарихын сөйләде, сугышчыларга аталып утыртылган алмагачларны күрсәтте, мәчет сала башлауларын хәбәр итте.
Кунаклар җирлектәге бик күп позитив үзгәрешләрне күреп, үзләрен шулай җылы кабул итүләренә сөенеп, хуҗаларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев