Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Воровский исемендәге бистәдә яшәүчеләр Казанга экскурсиягә бардылар

Сәфәр программасы эчтәлеге ягыннан бай һәм кызыклы булды

Минзәлә районының Воровский исемендәге бистәсендә яшәүчеләр өчен Казанга экскурсия оештырылды. Татарстан башкаласына 43 кеше — МХОда катнашучыларның әти-әниләре, хатыннары, балалары, пенсионерлар һәм авыл җирлеге активистлары барды.

Экскурсия Раифа монастыренда башланып, Барлык диннәр храмында дәвам итте һәм яңа зооботаника бакчасында тәмамланды. 

— Бер көн эчендә шулкадәр күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр күрдек һәм белдек, сәяхәттән алган хис-кичерешләр безне әле озак вакыт җибәрмиячәк, — дип хәбәр итә сәфәрдә катнашучылар.

Экскурсияне авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Әлфия Латыйпова оештырды. Автобусны Минзәлә театры директоры Фаяз Хизбуллин бирде. Ягулык салу белән «Минзәлә-Сервис» директоры Егор Юдин ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев