Хәйрия фонды белән хезмәттәшлек итүче авылдашлар Иркәнәш җирлегендәге өлкәннәргә күчтәнәчләр алып кайттылар
Күчтәнәчләр Бөек Ватан сугышы ветераннарның тол хатыннарына да тапшырылды
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Яр Чаллыдагы “Болгар” хәйрия фонды белән хезмәттәшлек итүче Хәмзә Файдров һәм Мөдәфис Хикмәтуллин Иркәнәш авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәргә (барлыгы 24 кешегә) әлеге фонд исеменнән күчтәнәчләр алып кайттылар.
Илгизәр Камалов, Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы:
- Җирлегебезнең өлкән яшьтәге кешеләренә һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары - Гаян Хәмидуллина, Нәкыя Шакирҗановага (фотоларда) изге Рамазан аенда күчтәнәчләр өләшкән Яр Чаллы шәһәре "Болгар" хәйрия фондына, Мөдәфис Хикмәтуллинга, Хәмзә Фәйдровка Иркәнәш авыл җирлеге Советы, башкарма комитеты һәм барлык авылдашлар исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аларга сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев