Реклама
Көн темасы
Хәтер һәм кайгы көнне Җиңү паркында митинг узды
Минзәләлеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Моннан 82 ел элек 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Җиңү паркындагы митинг та әлеге истәлекле дата уңаеннан уздырылды.
Район башлыгы Айдар Салахов әлеге кайгылы көнне хәтердән чыгарырга тиеш түгеллегебезне үз чыгышында ассызыклап узды:
—Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан барлык геройларыбызны, анда катнашучыларның һәрберсен без исемләп белергә тиеш. Мәктәп укучылары да, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә геройлар белән горурлансыннар, илебезнең, республиканың һәм районның патриотлары булсыннар. Үз-үзләрен аямыйча Ватан сагына басканнар алдында без башыбызны иябез. Геройлар батырлыгы мәңгелек.
Митингта катнашучылар алдына район хәрби комиссары Сергей Владимиров та чыгыш ясады:
—Хәтер һәм кайгы көне безнең өчен бик истәлекле көн. 82 ел элек кешелек тарихында иң куркыныч сугыш — Бөек Ватан сугышы башлана. Җырдагы сүзләр белән әйтсәк, Россиядә һәр гаиләнең үз герое бар, чөнки һәр гаиләдән кем дә булса сугышка алынган, кайберләреннән хәтта барлык ир затлары да киткән. Алар безнең якты киләчәгебез өчен көрәштеләр. Алар хакындагы батырлыкларны, якты истәлекләрне без сакларга һәм буыннан буынга тапшырырга тиеш.
Бер минут тынлыктан соң митингта катнашучылар Җиңү паркындагы һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев