Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Хезмәтең булса, Татарстанда да күрәләр

Татарстанда Көрәш Федерациясе, 2025 ел нәтиҗәләре буенча, районнарда күрсәткечләре булган тренерларны да билгеләп үтте. Алар арасында безнең Рәмзил Бәдриев тә бар.

(Илдус Шаһиев, «Минзәлә-информ»)

Бәяләү өчен нинди критерийлар алынганын әйтә алмыйм. Әмма «Минзәлә батыры» көрәш залында гына түгел, башка районнарга да чыгып, күп ярышларда катнашты безнең яшь көрәшчеләр. Соңгы елда гына Минзәләдә көрәш буенча дүрт спорт мастерлыгына кандидат — Рузил Мокимов, Динар Латыпов, Рузил Вәлиев, Егор Юнзель үсеп чыкты. Бу югары исемне Республика, Россия чемпионатларында җиңгән өчен бирәләр. Без бу хакта даими язып бардык. Рузил яшьтәшләре ял иткәндә, кышкы каникулларда Казанда көрәш осталары арасында техникасын чарлады. Егор бер ярышта кулын сындырып, тренировкалар ясый алмаса да, залда энесен контрольдә тота, Рәмзил абыйсына булыша.

Алдагы елларда көрәшчеләребез Марат Харисов, Айдар Фаттахов, Линар Мусин, Ришат Камалов, Ренат Шәйхетдиновисемнәре телдән төшмәде. Алар Минзәләдән киткәч, башка командалар өчен дә бил алыштылар. Алар да Россия, Татарстан чемпионатларында күп көрәшчеләрне аркаларына салып, призлы урыннар алдылар. Спорт мастеры яисә кандидат дәрәҗәсен лаеклы йөртәләр. Рәмзил — универсал тренер, аның кул астында чыныккан көрәшчеләр билбау көрәшендә дә сынатмыйлар.Заманында Минзәлә кызлары билбау көрәшендә Россия, дөнья чемпионнары булдылар — Сәрия Гильметдинова, Рузилә Мөхәметова, Альбина Шәмсетдинова. Алар Россиянең спорт мастерлары.

Акцент

Рәмзилнең миләш агачларын менә шулай үз кулы белән, кеше кызыктырырлык итеп үстерсә, аның шәкертләре Минзәлә көрәшчеләре сафын тулыландырып тора, Татарстан күләмендә тренерлары район данын үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев