Хуҗәмәт авылында мәчетнең 25 еллыгын билгеләп үттеләр
Төзүдә катнашкан кешеләрне бәйрәмдә хөрмәт сүзләре белән искә алдылар.
Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында мәчетнең 25 еллык юбилеена багышланган чара булды.
Бәйрәмгә чакырылган кунакларны авыл мулласы Мискать Фәрдиев сәламләде. Авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Мортазина бәйрәмгә килгнән кунакларны котлап, мәчеткә истәлекле бүләкләр тапшырды.
Мәчетне төзүдә катнашкан, үзләренең өлешләрен керткән кешеләрнең күбесе инде юк. Бәйрәмгә аларның туганнары, балалары, якыннары килгән иде.
Хуҗәмәт авылы мәчетләре тарихын өйрәнеп, аларның үткәне һәм бүгенгесе турында бик күп мәгьлуматлар туплаган Наилә Вәлиева үз чыгышын:
«Бүгенгесе көндә яктылык бөркеп торган мәчетебез стенасына алтын хәрефләр белән язып куярдай авылдашларыбыз бихисап. Инде берничә ел рәттән мәчетебездә дини дәресләр үткәрелеп килүе,анда авылдашларыбызның, бигрәк тә яшьләрнең, балаларның да тартылуы авылның киләчәге өметле булуын дәлилли», дип тәмамлады.
Килгән кунаклар да аерым сүз алып, Хуҗәмәт авылы халкын шушындый куанычлы бәйрәм белән котладылар. Чараны оештыруда башлап йөрүче Вәсилә Искәндәровага карта да рәхмәт сүзләре яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев