Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Хуҗәмәт авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Илнар Сагиров Сабантуйдагы яшь көрәшчегә махсус бүләк әзерләгән

Хуҗәмәт авылында Сабантуй 9 июнь көнне 10.00 сәгатьтә уза.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Илнар Сагиров бүгенге көндә туган авылы Хуҗәмәттән бик еракта — махсус хәрби операция барган зонада алгы сызыкта хезмәт итә. Март аенда авылда — әти-әнисе янында була, сәламәтлеген ныгыта. Савыккач, кабат хәрби бурычын үтәргә киткән вакытта үз исеменнән Сабантуйга дип бүләк калдырып китә. Һәм менә милли бәйрәмгә бүләк җыйган вакытта әти-әнисе Илнарның бүләген тапшыра.

Резеда Сагирова, хәрбинең әнисе:

—Улыбыз Илнар кечкенәдән үк спорт белән мавыгып үсте. Авылда узган Сабантуйда һәрвакыт көрәшә иде, җиңү яулап, бүләккә тәкә алган вакытлары да булды. Бүгенге көндә кайнар ноктада хезмәт итә. Аның исән-имин кайтуын, телефон аша шалтыратуын зарыгып көтәбез. Улыбыз өчен борчылабыз да, горурланабыз да: бер медале бар иде, шушы көннәрдә тагын бер медаль тапшырганнар үзенә. Илнарның хыяллары әле бик күп: Ходай кушып, исән-имин кайтса, көрәш турнирлары да үткәрергә исәбе бар үзенең.

Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче тагын бер Хуҗәмәт егете Рәмис Галиевның әти-әниләре Ринат һәм Әлфия Галиевалар да улларының исән-сау кайтуын теләп, Сабантуй уздыру өчен 5мең сум акча тапшыралар. Шулай ук махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгән вакытта геройларча һәлак булган авылдашлары Руслан Газизовның да әти-әнисе Сабантуйга бүләк рәвешендә 5 мең сум акча бирә.

Фотода Хуҗәмәт авылында Сабантуйга бүләк җыю мизгеле. Илнарның әнисе Резеда һәм әтисе Минзаһит Сагировлар бүләк тапшыра. 

Материал Хуҗәмәт авылы китапханәчесе Гөлфинә Әминова ярдәме белән әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев