Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Хушлашу сүзе

Минзәләнең танылган акушер-гинекологы Асия Раббани кызы Хәлимова вафат

Берничә буын минзәләлеләргә таныш булган, озак еллар район үзәк хастаханәсендә акушер-гинеколог булып хезмәт куйган Минзәләнең мактаулы гражданы Асия Раббани кызы Хәлимова вафат булуы хакында кайгылы хәбәрне җиткерәбез.
Асия Раббани кызы Хәлимова 1938 елның 9 декабрендә Минзәлә шәһәрендә туа. Әтисе Раббани Латыпов(1893-1975) тумышы белән Тупач авылыннан була, әнисе – Мөнәвәрә Латыпова (1902-1966). Молотов исемендәге 1 нче урта мәктәптә белем ала, аны 1955 елда тәмамлый.
1955-1961 елларда Казан медицина институтының педиатрия факультетында белем ала, аннан кызыл диплом алып чыга.
1961-1966 елларда Минзәлә үзәк хастаханәсендә акушер-гениколог булып эшли. 1967 елда үзенең классаташы булган Дамир Хәлимовка кияүгә чыга. 1964 елда уллары Илдар дөньяга килә. 1966 елда, әниләре вафатыннан соң, гаилә ике елга Башкортстанның Салават шәһәренә күченә. Анда Асия Раббани кызы Салаватнефтеоргсинтез МСЧка акушер-гениколог булып эшкә урнаша.
1968 елда гаилә кабат Минзәләгә кайта. Туган шәһәрендә ул 1997 елга кадәр акушер-гинеколог һәм бала тудыру йорты мөдире булып эшли. 1977 елда Асия Раббани кызына “ТАССРның атказанган табибы” исеме бирелә. “Хөрмәт билгесе”, “Халыклар дуслыгы” ордены белән бүләкләнә.
1990-1995 елларда ТАССРның Югары Советы депутаты һәм ТАССР Югары Советы Президиумы әгъзасы булып тора. Депутат булып торганда Түбән Кама ГЭСын күтәрүгә каршы көрәш алып бара (нәтиҗәдә, аны күтәрмиләр). Авыл җирлегендәге медицина учреждениеләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең хезмәт хакын 25%ка күтәрүгә ирешә.
1997 елда Казан шәһәренә күченеп китә. 2000-2001 елларда анда йорт салып керәләр. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яши һәм вафат була. Асия Раббани кызы Хәлимова Минзәләдә җирләнә.
Әтисе Раббани Латыпов Хуҗәмәттә мәдрәсәдә белем ала. Беренче Бөтендөнья сугышы елларында Ижаудагы оборона заводында эшләргә мобилизацияләнә. Кулаклаштырудан котылыр өчен 30нчы еллар башында гаиләсе белән туган авылыннан күченеп китә. Берничә ай вакыт дөнья гизгәч, Минзәләдә төпләнәләр. Соңрак репрессияләнә, 1947 елда Минзәлә төрмәсендә утыра.
Асия Раббаниевнаның бөтен тормышы үз һөнәренә чиксез тугрылык һәм кешеләргә хезмәт итү, шәфкатьлелек һәм зирәклек үрнәге булды. Ул һәрвакыт аралашучан, сизгер һәм башкаларның проблемаларына битараф булмаган кеше иде. Үз тәҗрибәсе, белемнәре, максатчанлыгы, югары әхлакый-этик принциплары аркасында хезмәттәшләре һәм барлык минзәләлеләрнең абруен һәм хөрмәтен казанды. Табиб Асия Раббаниевнаның туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Хәлимова Асия Раббани кызы турындагы якты истәлек минзәләлеләр күңелендә мәңгегә сакланачак, ә аның исеме – шәһәребез тарихында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев