Яңа ел һәр йортка бәрәкәт, һәр кешегә бәхет алып килсен!
Яңа ел бәйрәме алдыннан бүген тагын бер күңелле чара үткәрелде: шәһәребезнең Нефтьчеләр бистәсендә – Октябрь урамындагы спорт мәйданчыгында Яңа ел чыршысы ачылды.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Кыш Бабай һәм Кар кызының котлауларыннан тыш, бәйрәм төрле уеннар, конкурслар, җыр-бию белән үрелеп барды.
Матур, рәхәт бәйрәм булды ул. Килмәгәннәр үзләренә үпкәләсен, күп кызыклы мизгелләрне күрми калдылар! Минзәләнең кичке саф һавасы үзе ни тора! Әлеге чара озак та бармады, ялыктырмады да, ләкин күңелне күтәрергә тәэсире зур булды! Хәрәкәтчән уеннар оештырылды, Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары белән биеп алырга да җай табылды. Чыршы янында үзебезнең талантлы үзешчәннәребез чыгышларын карап рухландык. Бигрәк тә балалар, яшьләр рәхәтләнде.
"Бердәм Россия" партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсе башкарма комитеты сәркатибе Роза Салдаева минзәләлеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
–Бу ел гади булмады, әмма без сынатмадык, елны матур хезмәт нәтиҗәләре белән озатабыз. Узып баручы елда истәлекле даталарны да билгеләп үттек: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы. Яңа ел бусагасында без еллык эшебезгә йомгак ясыйбыз, яңасына планнар корабыз. Киләсе елда һәркемгә уңышлар юлдаш булсын, хыяллар чынга ашсын, сәламәт булыйк, – диде ул.
Аннары бәйрәм янәшәдәге спорт мәйданчыгына күчте: биредә ишегаллары командалары арасында хоккей буенча иптәшләрчә уен булды. Бәйрәм күтәренкелеге уенчыларга тәэсир иттеме, ярыш бик кызу барды. Бу юлы иң мөһиме – уенда катнашу, үзеңнең осталыгыңны күрсәтү. Уенчылар матур уен һәм үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Аларның көр тавышларына, кәшәкә һәм алкаларының шап-шоп килеп торган тавышына тамаша кылучыларның дәррәү көч биреп торулары кушылды. Бәйрәмгә килүчеләр яхшы кәеф белән, Яңа, 2021 ел һәр йортка бәрәкәт, һәр кешегә бәхет алып килсен, дигән уйлар белән таралышты.
Безнең өстәмә
Чыршы бәйрәмен оештыруга, шулай ук балалар һәм спорт мәйданчыклары территориясен әлеге чарага әзерләүдә район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, "Веста" күпфункцияле яшьләр үзәге, мәдәният хезмәткәрләре, “Юность" боз сарае колллективлары зур көч куйган. Чыршы янындагы агач таучыкта бала-чага шуып рәхәтләнде. Аны Илдар Вилданов, Айрат Гарипов җитәкчелегендәге төзелеш оешмалары хезмәтчәннәре ясаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев