Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа Маҗын авыл җирлегенә дә федераль программа үтеп керде

Яңа Маҗын авыл җирлегендә «Авыл территорияләрен төзекләндерү» федераль программасы кысаларында 2020 елда 66 яктырткыч урнаштырылды. Аларның 27се –Богодаровка авылына, 39ы Яңа Маҗын авылына куелды.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Хәзер авыл җирлегендә барлыгы 96 светодиод яктырткычлар урамнарны яктырта. Алар автомат рәвештә кабыналар һәм сүнәләр.

Иван Колбин, Яңа Маҗын авыл җирлеге башлыгы:

–Мондый яктырткычларны авыл урамнарына тиешле күләмдә урнаштыру планлаштырыла. Моның өчен тагын 15 яктырткыч таләп ителә. Электр энергиясенә түләү чыгымнарын янга калдыру максатыннан, аларга да таймер белән кабызыла торган автоматлар сатып алыначак.

Безнең өстәмә

–2020 елда “Авыл территорияләрен төзекләндерү” федераль программасы буенча 62 грант буенча эшләр башкарылды: аларның 14е – “Ял итү зоналарын, спорт һәм балалар мәйданчыкларын булдыру һәм төзекләндерү”, 48е – “Территорияләрне яктыртуны оештыру”, аның кысаларында 1375 светодиод яктырткыч урнаштырылды. Әлеге проектларны тормышка ашыру авылларда урамнарны төзекләндерү, балалар өчен ял итү урыннарын булдыру һәм төзекләндерү проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирде, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Дмитрий Чухланцев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X