Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа Маҗын белән Иске Маҗын җирлекләрендә халык җыеннары үтте

Фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны ныгытуны, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыруны, авыл кешеләрен җирле һәм гаилә бюджетына файда китерерлек эшкә җәлеп итүне максат итеп куялар Яңа Маҗын һәм Иске Маҗын авыл җирлекләрендә.

(Минзәлә, Флүрә Мусина “Минзәлә-информ”)
Минзәлә районы җирлекләрендә үткәрелүче җыеннарның чираттагылары Яңа Маҗын һәм Иске Маҗын авыл җирлекләрендә узды.
Әлеге җирлекләрдә җыенны район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев алып барды. Камил Нәҗмиев җыенда катнашучыларны районда тормышка ашырылучы федераль, республика программалары, проектлар, перспективадагы планнар белән таныштырды, район икътисадын ныгытуга этәргеч бирүче факторлар турында сөйләде.
–Хуҗалык итүче субъектлармы ул, фермер хуҗалыкларымы, бүгенге көндә аларда хезмәт куючы эшче-хезмәткәрләргә киләчәктә лаеклы пенсия алырлык хезмәт хакы түләнергә тиеш, – дип билгеләп үтте ул.
Ике җирлектә дә аягында нык басып торган фермерлар күп. Яңа Маҗын җирлеге – районда иң күп фермер хуҗалыкларына ия булган җирлекләрнең берсе. Биредә 10 КФХ бар. 150гә якын шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Авыл җирлеге башлыгы Иван Колбин аларның узган ел продукция җитештерү күрсәткечләре белән таныштырды, икътисадтагы өлешләрен билгеләп үтте. Авыл җирлеге буенча хезмәт хакының 19 мең сум булуын әйтеп узды. Шул ук вакытта ул 80 нче елларда шәхси хуҗалыкларда маллар санының 1500 башка җитүен, хәзерге көндә 150 баш булуын, яшь буынның мал асрарга омтылып тормавына борчылуын белдерде.
Иске Маҗын авыл җирлегендә дә актив эшчәнлек алып баручы фермер хуҗалыклары бар. Авыл җирлеге башлыгы Эльверт Шәймәрданов фермерларның эшчәнлекләре белән таныштырды, аларның авыл кешеләрен эш белән тәэмин итүдәге ролен әйтеп узды. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларның авыл халкының өстәмә керем алу дәрәҗәсен арттыруда әһәмиятле урын алып торуын билгеләп үтте.
Ике җирлектә дә дәүләт программаларының тормышка ашырылуы җирле халыкның тормыш шартларын яхшыртуга этәргеч бирүе күз алдында. Әйтик, Яңа Маҗында узган ел ике шәхси йорт төзелгән. Иван Колбин авылларда шәхси йорт төзелешенә дәүләт тарафыннан субсидияләр бирелүе, түбән процентлы ипотека кредиты булуы турында таныштырды. Быел җирлектәге Богодаровка авылына (3,5 км) каты өслекле юл төзелүен көтәләр. Авыл урамнарын үзара салым средстволарына төзекләндерергә планлаштыралар.
Иске Маҗын җирлегендә дә социаль объектлардан тыш, Холодный Ключ авылында бер гаилә йорт төзеп кергән. Быел Иске Маҗында өч гаилә йорт төзергә җыена.
Җыенда җирлектәге проблемалар да күтәрелде. Әйтик, Яңа Маҗын җирлегендәге Богодаровка зиратын кадастр учетына кую буенча проблема булуы турында сүз кузгатылды.
Иске Маҗындагы җыенда авыл тормышына кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде: бер ханым урам юлларын чистартканда урам очындагы берничә йорт каршына уңайсызлык ясап кар өеп китүләренә ризасызлык белдерде. Җыенда катнашучылар Иске Маҗын авылында янгыннан саклану максатыннан буа ясау яки гидротехник корылма булдыру, Холодный Ключ бистәсендәге урман полосасына яшел үсентеләр утырту кирәклеге турындагы мәсьәләләрне күтәрделәр.
Камил Нәҗмиев барлык күтәрелгән мәсьәләләне җентекләп тыңлап, тиешле оешмаларга күрсәтмәләр бирде.
Ике авыл җыенында да район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илгиз Нәҗмиев һәм Минзәлә урманчылыгы урманчысы Рамис Вәлиев докладлар белән чыгыш ясадылар.

Җыеннар хакында тулырак материалларны Мензеля.ру сайтында видеороликтан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев