Яңа Маҗыннан Ариадна Аксенова Бөтенроссия иҗат бәйгесендә җиңеп чыкты
Яңа Маҗын авылыннан Ариадна Аксенова балалар һәм яшьләр өчен “Иҗат һәм интеллект” дигән Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, җиңүгә иреште.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Ариадна фотографияләр буенча иҗат бәйгесендә катнашканы өчен 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде.
Наталья Боронкова, Яңа Маҗын авыл мәдәният йорты директоры:
–Әлеге конкурс турында ишеткәч, 2 нче сыйныфта укучы Ариадна Аксенова фотолар белән конкурста катнашырга булды (җитәкчесе авыл мәдәният йортының әдәби җитәкчесе Елена Аксенова). Нәтиҗәләр куанычлы: Ариадна җиңеп чыкты! Ул С.А.Кузнецов исемендәге Николаевка төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфында укый. Тырышып укый, бик актив. Тимераякта да оста шуа. Барыбыз да тормыштан позитив эзлик, ямь табып, шатланып яшик, дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев