Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа Мәлкән авыл уртасында ике мемориал балкый

Мәлкәндәге халык җыенында мемориал төзүдә актив катнашкан авылдашларга җирлек башлыгы рәхмәтен белдерде.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Яңа Мәлкән авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында катнашкан, яу кырларында ятып калган, хәбәрсез югалган, исән-сау кайтып вафат булган якташлар хөрмәтенә моннан дүрт ел элек мемориалның беренче өлеше төзелгән иде. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында узган ел аның икенче өлеше төзелеп бетте. Беренчесенә Яңа һәм Иске Мәлкән авыллары буенча, икенчесенә кайчандыр аерым авыллар булып яшәгән, заман үзгәрешләре нәтиҗәсендә авыллары бетеп, Мәлкән авылларына күчеп утырырга мәҗбүр булган Сарсаз Тралы, Яңа Бикчәнтәй, Кеченарат, шулай ук Дусайкичү авылы кешеләрнең бабалары, әтиләре, туганнарының исемнәре уеп язылган.

Зөфәр Нәҗметдинов, авыл җирлеге башлыгы:

–Беренче мемориалны төзүдә кемнәр ярдәм итнен язган идек инде. Икенчесен төзүдә төп спонсорлар якташыбыз – Хуҗәмәт РМЗсы директоры Хәнәфи Кәримов, күп еллар бездә эшләгән “Органик-групп”ның бүлек җитәкчесе Илфар Халиков, авылдашларыбыз Павел Юзманов, Альберт Буранов, Руслан Хазипов һәм башка авылдашлар. Ә төзү эшләрен авылдашларыбыз Ринас Сәгъдиев, Өлфәт Равилов, Эдуард Смирнов, Борис Атняшев, Таһир Нуриев башкарды. Әлеге мемориалны төзүгә этәргеч бирүче, мәгълүматлар туплаучы авыл ветераннар советы җитәкчесе Алсу Хазипова булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев