Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа сулыш белән

Данлыклы Минзәлә театры 85 еллык юбилеен күтәренке рухта яңа сулыш белән каршы ала.

Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире
2020 елның 14 октябреннән театрның директоры итеп Илнур Зөфәр улы Гайниев билгеләнде. 2021 елның 30, 31 гыйнварында театр тарихында беренче тапкыр “Small Size Days” Бөтендөнья акциясе кысаларында бәби-театрларның I иҗади белем бирү форумы узды. Биредә Татарстаннан, Башкортостаннан, Бурятиядан, Мәскәү шәһәреннән, Германиядән – барлыгы 9 театр коллективы катнашты.
Апас районы җирлегендә узган республиканың XIII театрлар сабантуенда Минзәлә театрының яшь артисты Нәфис Гайфуллин татарча көрәштә абсолют батыр калып иң югары бүләк – “Lada VESTA” автомобиле отты.
“Манзара” спорт-музыкаль премиясенең театр артистлары арасындагы ярышында артистыбыз Илназ Хисмәтуллин беренчелекне яулады.
Театрның 85 еллыгы уңаеннан уздырылган чаралар кысаларында театр коллективы үзенең оештыручысы, беренче директоры һәм баш режиссеры, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Сабир Гаделҗан улы Өметбаевның туган авылы – Кама Тамагы районы Олы Кариле авылына аның бюстын бүләк итте.
Театрның 85 еллыгы уңаеннан планлаштырылган юбилей чаралары кысаларында 14 октябрьдә Минзәлә шәһәренең Изыскательләр бистәсе 3/3 йортка Татарстанның халык артистлары Илүсә һәм Фәез Бәдриевләргә, Кадомцевых, 89 йортка Татарстанның халык артисты Рөстәм Муллинга мемориаль такталар куелды.
17, 18 ноябрьдә театрның 85 еллык юбилее зурлап билгеләп үтеләчәк. Минзәлә театры һәрчак халык белән бер адымда, бер сулышта яшәде һәм киләчәге дә гасырлардан узып халык белән янәшә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев