Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңартылган яшьләр үзәгендә Минзәлә районы яшьләр сәясәтенең үсеш стратегиясе билгеләнде

Яңартылган “Веста” яшьләр үзәге бинасында узган түгәрәк өстәлдә 2021-2023 елларга Минзәлә районы яшьләр сәясәтен үстерүнең стратегиясе билгеләнде.

(Дифиза Нуриева, Минзәлә-информ)
Районга эшлекле визит белән килгән ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыков, ТР яшьләр эшләре министрлыгының территорияләр белән эшләү секторы мөдире Илнур Сагитов район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев белән берлектә яңартылган, заманча итеп җиһазландырылган яшьләр үзәге белән таныштылар. Биредә яшьләрне бию һәм компьютер бүлмәләре, коворкинг зонасы, бизнес-заллар, мастер класслар уздыру бүлмәләре көтә. Бүгенге көндә ремонт һәм җиһазлар белән тәэмин итү төгәлләнү этабында.
Түгәрәк өстәлдә төп доклад белән чыгыш ясаган район яшьләр бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин яшьләр сәясәтенә тукталды:
–Бүгенге көндә районда 14-35 яшьләрдәге 7172 кеше исәпләнә. Шәһәребездә яшьләргә спорт белән шөгыльләнү, иҗади сәләтләрен ачу, аралашу, белем алу, белгечлекләр үзләштерү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Ләкин егет һәм кызларның күбесе зуррак шәһәрләргә омтыла, шунда эшкә урнаша, яшәргә дә шунда кала, гаилә кора. Яшьләр читкә китүдә сәбәп итеп районда үзләрен җәлеп итәрдәй производства, югары хезмәт хаклары булмауны күрсәтәләр. “Август” һәм “Камский бекон” сафка бастыручы комплексларга эшче көчләр кирәк була. Авыл хуҗалыгы техникумы белән берлектә әлеге производстволарга яшь кадрлар әзерлибез. Максатыбыз шул рәвешле күпмедер яшьләрне районда калдыру.
Ринат Садыков үз чыгышында Минзәләнең үзенчәлекле район булуын билгеләп үтте:
–Өч ел министр урынбасары булып эшләү дәверендә Минзәләгә бишенче тапкыр килүем. Район гади генә район түгел. Беренчедән – ул бик тарихи. Икенчедән биредә күпмилләтле, үзенә күрә бер менталитетка ия булган халык яши. Бүгенге көндә яшьләргә дөрес юнәлеш бирү, аларны тәрбияләү, төрле чараларга җәлеп итү, эш белән тәэмин итү – гади генә мәсьәлә түгел. Телефон, интернет, төрле эчтәлектәге социаль челтәрләр без сөйләгәннәрнең, эшләгәннәрнең киресен күрсәтергә мөмкин. Шуңа күрә яшьләр белән эшләүче барлык структураларга тәрбия бирүдә бердәм булып, кулга кул тотынып максатчан эш алып барырга кирәк. Хезмәт миграциясенә килгәндә, әйе, яшьләргә, яшь гаиләләргә акча кирәк. Күптән түгел районда “Промысел” милли культуралар фестивале узды. Билгеле булганча анда яшьләр кул эшләнмәләрен, үзләренең хезмәт җимешләрен тәкъдим иттеләр. Бәлки әлеге осталарны яшьләр эшмәкәрлегенә җәлеп итәргәдер. Аларга үзмәшгульлек эшен ачарга юнәлеш бирергә, ярдәм кулы сузарга кирәк, – дигән тәкъдим кертте министр урынбасары.
Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев:
–Яшьләр безнең киләчәгебез. Аларның тәрбияле, белемле, талантлы, районыбыз өчен файдалы кешеләр булып үсүе өчен бүген без – бирегә җыйналган барлык структура җитәкчеләре, җавап бирәбез. Биредә әйтелгән сүзләр, билгеләнгән үсеш стратегияләре буш сүзләр булып кына калмасын, тырышып һәм куйган максатка омтылып эшләү шарт һәркемгә дә, – диде ул җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп.
“Веста” яшьләр үзәге директоры Ирина Михайлова күптән хыялланган шундый иркен, якты, матур, заманча яшьләр үзәге төзекләндерелеп сафка басуына шатлануын яшермәде, республика җитәкчелегенә, яшьләр министрлыгына, район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Кулыбыздан килгәнчә тырышып, җиң сызганып биредә яшьләр белән эшләячәкбез, яңа проектларны тормышка ашырачакбыз дип белдерде ул.
Очрашуда катнашкан социаль яклау бүлеге, урта махсус уку йортлары, спорт мәктәпләре директорлары, яшьләр үзәге хезмәткәрләре һ.б.лар үзләренең проблема һәм тәкъдимнәре белән уртаклаштылар.
Педагогика колледжы директоры Ренат Ибрагимов уку йортын тәмамлап үз белгечлекләре буенча, әйтик тәрбияче, физик культура укытучысы булып эшкә урнашкан яшь укытучыларның хезмәт хакы түбән булын әйтте. Техникум директоры Эльвира Фаттахова тәрбия темасын күтәрде, балалар, яшьләр белән генә эшләмичә, ә аларның ата-аналары белән берлектә дә төрле тәрбияви чаралар оештырыга кирәк диде. Медучилищенең квалификация күтәрү бүлеге мөдире Раушания Бадретдинова уку йортларына балалар янәшәсендә даими ярдәм кулы сузардай психологлар булса, яхшы булыр иде дигән фикерне белдерде. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова сәламәтлекләре чикле булган яшьләр белән эшләүне дә әлеге стратегиягә кертергә кирәклеген искәртте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев