Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Якташыбыз, КФУ студенты Гүзәл Рахматуллинаның сугыш ветераны турындагы язмасы китапка кертелгән

КФУның яшьләр сәясәте, социаль мәсьәләләр һәм физкультура-спорт тәрбиясе системасын үстерү буенча департаменты “Җиңү ялкыны буыннар хәтерендә” дип исемләнгән китап чыгарган. Бу проектның җитәкчеләре – КФУның проректоры А.Межведилов.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Әлеге китапка студентларның – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган әдәби-иҗат конкурсы лауреатларының эшләре тупланган. Якташыбыз – әлеге уку йорты студенты Гүзәл Рахматуллина да шушы лауреатлар арасында. Ул исәпләү математикасы һәм информацион технологияләр институтында белем ала.

–Әлеге конкурс КФУ студентлары арасында 2015 елдан бирле үткәрелә. Патриотик юнәлештәге әлеге конкурс студентларга иҗат сәләтләрен күрсәтергә, гаилә тарихлары, кече Ватаннары, сугыш ветераннары турында сөйләргә мөмкинлек бирә, – ди проектны тормышка ашыручылар.

Гүзәл Рахматуллина үзе белгән кеше турында инша язган. Ул Минзәләдә яшәүче, Курск янындагы сугышның тере шаһиты булган ветеран Анастасия Круглова турында. Бу хакта язманы “Минзәлә”-”Мензеля” газетасының 6 август санында укырга мөмкин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев