Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Якташыбыз, сугыш ветераны Нәҗип Галимарданов вафат

Сугыш ветераны,элеккеге "Марс"колхозы рәисе Нәҗип Галимардан улы Галимарданов бакый дөньяга күчте. Ул 1927 елның 8 октябренда районыбызның Татар Мөшегесе авылында туган, шунда укыган һәм эшләгән. 1944 елда фронтка алына, 1945 елның 9 августыннан алып 3 сентябренә кадәр 67 запас укчылар полкында Япония территориясендәге сугышларда катнаша. Әлеге сугышта катнашканы өчен "Японияне...

Сугыш ветераны,элеккеге "Марс"колхозы рәисе Нәҗип Галимардан улы Галимарданов бакый дөньяга күчте.

Ул 1927 елның 8 октябренда районыбызның Татар Мөшегесе авылында туган, шунда укыган һәм эшләгән. 1944 елда фронтка алына, 1945 елның 9 августыннан алып 3 сентябренә кадәр 67 запас укчылар полкында Япония территориясендәге сугышларда катнаша. Әлеге сугышта катнашканы өчен "Японияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнгән. Армиядән демобилизацияләнеп кайткач Сабадагы бухгалтерлар әзерли торган курсларда белем алганнан соң колхозда бухгалтер булып эшли башлый. Ә инде 1955 елда Нәҗипне Казанга колхоз-совхоз җитәкче кадрлар әзерләү мәктәбенә укырга җибәрәләр. Һәм ул аннан 1958 елда утызмеңчеләр хәрәкәтенең бер вәкиле сыйфатында яңадан туган авылына рәис булып кайта. Рәис булып эшләгәндә үзе дә тынгы белми, башкаларны да тик тотмый, үзсүзлеге дә җитәрлек була. Иң әүвәл Нәҗип Мөслим МТСы белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыра. Чөнки ул елларда бөтен техника, алдынгы технологияләр әнә шунда. Шул елларда салынган ак он тегермәне авылның горурлыгы булып тора. Нәҗип Галимәрдән улы дизель двигателе куеп, авылга электр үткәрүгә керешә. Узган гасырның 70 елларында биредә мелиорация министрлыгы ярдәме белән зур буа төзелә. Басуларны сугару өчен генә түгел ул, аның әйләнәсендә наратлык үсеп чыга. Буа буе җанга рәхәтлек бирүче ял итү урынына әверелә. Аннары инде Нәҗип абый авыл эченә дә агачлар утыртуны оештыра. Хәзер инде Татар Мөшегесе урман эчендәге авылга охшап калган. Нәҗип ага заманында ике катлы таш мәктәп төзетү өчен кайгырта башлый. Күрше Рус Мөшегесе авылы янәшәсендәге урман буеннан тибеп чыккан "Шифа" чишмәсен дә исеменә тәңгәл килерлек итеп төзекләндерде ул. Хезмәттә ирешкән уңышлары өчен ул медальләр һәм Ленин ордены белән бүләкләнде. Лаеклы ялга чыкканчы шул хуҗалыкта хезмәт куя.

Колхозда эшләгән дәвердә Нәҗип ага Галимарданов улы үзен югары квалификацияле, оста оештыручы һәм таләпчән җитәкче буларак танытты. Аңа килеп туган проблемаларда оперативлык, төгәллек , гаделлек хас иде, колхоз һәм совхоз җитәкчеләре арасында авторитет казанды. Аңа югары җаваплылык һәм эшкә тулысынча бирелгәнлек хас булды.

Нәҗип Галимарданов районның иҗтимагый тормышында актив катнашты. Ул мәрхәмәтлелек, гадилек, тыйнаклык һәм кешеләргә игътибарлы сак караш кебек кешелеклелек сыйфатлары белән аерылып торды. Бу аның абруен тагын да күтәрде. Ул берничә тапкыр авыл Советы депутаты булып сайланды, халык мәнфәгатьләрен кайгыртты.

Оста оештыручы, җитәкче һәм искиткеч яхшы кеше-Нәҗип ага Галимарданов турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев