Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Янә парта артында: минзәләлеләр «Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар

Чараны уздыру мәйданчыгы итеп 1 нче урта мәктәп сайланды

Илшат Вагыйзов,  «Минзәлә-информ»

Ике дистәләп минзәләле 1 нче мәктәпкә "Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне” акциясендә катнашырга килде.

Чара  берникадәр формаль буларак күренергә мөмкин булса да, аны үткәрү өчен барлык шартлар да тайпылышсыз рәвештә үтәлде.  1 нче урта мәктәп медицина хезмәткәре Чулпан Хаҗиева температураны үлчәде, катнашучыларның куллары антисептик белән эшкәртелде.  Металл детектор аша узу оештырылды, имтиханга килүчеләрнең паспортлары да тикшерелде. Аудиториядә видеокүзәтү оештырылган. Районда БДИның муниципаль координаторы Әлфия Солтанова билгеләп үткәнчә, ата-аналар балаларын имтиханда нәрсә көтүе турында төгәл күзалласын өчен, барлык шартлар да чынбарлыкка тәңгәл иде.

Быел ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру өчен фән буларак фәннәр патшабикәсе - математика сайланды.

Аудиториядәге Оештыручылар – КШИ башлангыч сыйныфлар укытучысы Чулпан Рахманова, 2 нче урта мәктәпнең татар теле укытучысы Чулпан Рәхмәтуллина катнашучыларны аудиториягә алып керткәннә соң, парталар артына утыртканнан соң, ата-аналар биремнәрне чишүгә керештеләр.

Чишелешләрнең дөреслеген 11 нче сыйныфларда математика укытучылары тикшерде- математика укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе, 2 нче мәктәптән Татьяна Ботова, 1 нче мәктәптән Екатерина Махасимова, гимназиядән Нина Бочкарева.

Биремнәр база математикасы буенча булса да, алар әти-әниләре өчен берникадәр авыр булып чыкты.

Татьяна Ботова, нәтиҗәләр белән танышу барышында, ата-аналарга көндәлек тормыш белән бәйле биремнәр җиңелрәк бирелде, ә тирәнрәк теоретик белем таләп итүче биремнәр билгеле бер кыенлыклар тудырды, дип билгеләп үтте. Иң күп баллны (15) Ольга Фәтхетдинова җыйды.

Районда БДИның муниципаль координаторы Әлфия Солтанова да ата-аналарга БДИ тапшыруның барлык нечкәлекләрен җентекләп аңлатты, ә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев сорауларга җавап бирде.

Рания Гыйльфанова:

- Улым Самат киләсе елда рус теле, математика, физика буенча БДИ тапшыра. Бүгенге биремнәрне хәл итеп, мин үзем өчен геометрия буенча белемнәрне ныгытырга кирәк, дигщн карарга килдем. 

Салават Саматов:

- Минем олы кызым Айсылуга БДИ тапшырырга туры киләчәк. Әлбәттә, беренче чиратта үз-үзеңә ышанырга кирәк, күтәренке кәеф булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев